Оннан биденя кыз ушагунда олсейди йенядя сенцун яхшы оларды сон хицран
Оннан биденя кыз ушагунда олсейди йенядя сенцун яхшы оларды сон хицран
********************اَللَّهُمَّ ذِى السُّلْطَانِ اْلعَظِيْمِ وَذِى اْلمَنِّ اْلقَدِيْمِ وَذِى اْلوَجْهِ اْلكَرِيْمِ وَوَلِيِّ اْلكَلِمَاتِ التِّامَّاتِ وَالدَّعَوَاتِ اْلمُسْتَجَابَةِ عَاقِلِ
اْلحَسَنِ وَالْحُسَيْنِ مِنْ اَنْفُسِ اْلحَقِّ عَيْنِ اْلقُدْرَةِ وَالنَّاظَرِيْنَ وَعَيْنِ اْلاِنْسِ وَاْلجِنِّ وَاِنْ يَكَادُ الَّذِيْنَ كَفَرُوا لَيُزْ لِقُونَك
بِاَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمَعُواالذِّ كْرَ وَيَقُوْلُوْنَ اِنَّهُ لَمَجْنُوْنَ وَمَا هُوَ اِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِيْنَ وَمُسْتَجَابُ لُقْمَانِ الْحَكِيْمِ وَوَرِثَ
سُلَيْمَانُ دَاوُدَ عَلَيْهِمَا السَّلاَمُ اَلْوَدُوْدُ ذُواْلعَرْشِ اْلمَجِيْدِ طَوِّلْ عُمْرِ وَصَحِحْ اَجْسَادِي وَاقْضِ حَاجَتِى وَاكْثِرْ اَمْوَالِى
وَاَوْلَادِي وَحَبِبْ لِلنَّاسِ اَجْمَعِيْنَ وَتَبَاعَدِ اْلعَدَاوَةَ كُلَّهَا مِنْ بَنِى اَدَمَ عَلَيْهِ السَّلاَمُ مَنْ كَانَ حَيًّا وَيَحِقَّ اْلقَوْلُ عَلَى
اْلكَافِرِيْنَ وَقُلْ جَاءَ اْلحَقُّ وَزَهَقَ الْبَاطِلَ اِنَّ الْبَاطِلَ كَانَ زَهُوْقَا وَنُنَزِّلُ مِنَ اْلقُرْاَنِ مَا هُوَ شِفَاءُ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِيْنَ
وَلَا يَزِيْدُ الظَّالِمِيْنَ اِلَّا خَسَارًا سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ اْلعِزّةِ عَمَّا يَصِفُوْنَ وَسَلاَمُ عَلَى اْلمُرْسَلِيْنَ وَالْحَمْدُلِلهِ رَبّْ اْلعَالَمِيْنَ
если написать дуа и носить с собой, вас будет преследовать успех и удача во всех делах, люди будут любить вас, ценить и уважать.
если написать и разместить в доме, на рабочем месте и т.п., в этом месте будет баракят и достаток, дом не коснутся катастрофы и воры.
Перед сном читают молитву ровно 100 раз. После, не произнося больше ни звука, закрывают глаза и засыпают. Если на то будет воля Аллаха, вы встретитесь с Пророками во сне, от которых вы получите духовное наставление.
. Если читать молитву каждую ночь, то не будешь стареть.
Если молитву читать каждую ночь четверга, то лицо станет более красивым.
Оннан биденя кыз ушагунда олсейди йенядя сенцун яхшы оларды сон хицран
1)Ана барда, уьйню ичи де ярыкъ
Гьар балагъа биринчи ана тарыкъ
Аналаны кёп сююп абурлайыкъ
Аналаны биз савунда сыйлайыкъ
2) Ана савда бола бизин сыйыбыз
Ана барда бола бизин генгюбюз
Аналагъа абур этсек, сый этсек
Халкъ арада ярыкъ болар юзюбюз
3) Уланына Ана биринчи къурдаш
Къызларына сырын чечеген сырдаш
Ана деген яшавну маънасыдыр
Ана гетсе бозлай къала бары яш
4) Вай аллагьым тобугъумдан тилеймен
Аналарсыз етим къойма яшланы
Ана тарыкъ улангъа да, къызгъа да
Аналарсыз бола дунья къарангы
5) Аналаны гючлю бола гезьяшы
Аналаны етмей бизге къаргъышы
Аналаны хатирин къалдырмагъыз
Аналагъа сарынлар багъышлагъыз
6) Аналагъа багъышлана кеп йырлар
Аналагъа исси сезлер айтыла
Неге тюгюл анасы ёкъ балалар
Бу яшавда етимлер деп санала
Акылнын кадере эдэп белэн, куэтнен кадере сэлэт белэн.
Ценность ума в воспитанности,
ценность таланта в трудолюбии.
Акыл нэкыльдэн остен
Ум превыше догмы
(догма – положение, принимаемое за непреложную истину)
Акыл олешкэндэ мич башында калган
При раздаче ума остался на лежанке печи
Акыл терэге – гыйлем
Наука – опора ума
Акыл яшьтэ тугел-башта
Ум не в годах,а в голове
Бала чупрэгенэ атасы кулмген тоталар
Для детской пелёнки (обычно) берут отцовскую рубашку
Балачылга бала
Дети даются тем, кто их любит
Бала уз бэхете белэн туа
Ребенок родится со своим счастьем, со своей долей
Бала уз телендэ нидер эйтэ
Ребёнок на своём языке что-то говорит
Бала усэр, тиле хушланмас.
Ребенок вырастет, дурак не поумнеет.
Бал бозганны тоз тёзэтер
Испорченное медом исправляют солью
Балдак бармакка кюрэ, яр йорэккэ кюрэ
Кольцо должно быть по пальцу, а милый – по сердцу.
Бал дисэн бер кими, бармак тисэ ике кими
О меде лишь упоминаешь – начинает убывать,
тронешь пальцем – убывает дважды.
Ирекле баштан утка кермилэр.
Без принуждения (с вольной головы) в огонь не лезут.
Иренгэн ике эшлэр
Кто работает без прилежания, тот одно и то же делает дважды
Иренгэн ике эшлэр, саран ике тулэр
Ленивый делает дважды, скупой платит дважды
Иренчэккэ кён дэ бэйрэм
Ленивому каждый день праздник
Иренчэк йокычан булыр.
Лентяй сонлив.
Ире тиргэвеч булса, хатыны урлэвеч була
Если муж ворчливый,
жена бывает вспыльчивой(скандальной)
Кем икмэкле – шул хикмэтле
Кто с хлебом, тот и сыт
Кем кючле – шул кёчле
Кто с командой, тот силен
Кемлегенэ карап – мазары,
товарына карап базары
По покойнику – могила
(гробница), по товару – базар);
Кемнен кулында – шунын авызында
У кого в руках, у того во рту
Кемнен тёше рахманида, кемнен шайтанида.
Каждый видит свой сон: один видит – вещий (Божий), другой– бредовый (дьявольский).
Иремнең абыйсы үзенә бала табып бирүемне сорый
Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.
Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.
Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.
«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.
Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.
Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.
Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.
Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.
Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.
«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.
«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.
Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:
«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»
«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.
«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.
«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.
«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.
Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.
«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.
«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.
Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?
Әби миңа көн саен ясин чыга иде
Бу хәлләргә озак вакытлар үтсә дә, берничек тә күңелемнән сызып ата алмыйм. Хәзер инде беркемгә үпкә дә сакламыйм, шулай да, бәлки, мин сөйләгәннәр кемгәдер гыйбрәт булыр, дип уйлыйм.
Өченче сыйныфта укыган тугыз-ун яшьлек чагым. Дәрес бара. Укытучы өй эшләре язылган дәфтәрләрне тикшерә, ә минем дәфтәрем өйдә онытылып калган.
– Өй эшең кая, – дип сорады теш арасыннан гына, мине болай да өнәп бетермәгән укытучыбыз. Мин дәфтәремнең өйдә калганлыгын әйтеп тә бетерә алмадым, ике як җилкәмнән умырып тотты да, мине мәктәп коридорына этеп чыгарып җибәрде. Нишләргә? Бала күңелем белән берни дә уйларга өлгермәдем. – Бар алып кил!” – дип җикерде дә ишекне шап итеп ябып кереп китте.
Без укыган вакытта мәктәптә гардероб юк, киемнәр барысы да класс бүлмәсендә иде. Елый-елый аяк киемнәремне кереп алдым, ә өс киемемне алырга уйламадым да. Кире кереп алырга укытучыдан курыктым. Урамда кыш. Декабрь азагы икәнен хәтерлим. Ул көнне салкын һәм бик буранлы көн иде. Өстемдә бер кат мәктәп формасы. Мәктәп ишегалдын чыгып, берничә өй арасы юл үткәч, бер хатын-кыз укытучы (кем икәнен төгәл генә хәтерләмим инде) каршыма очрады. Ул мине күрде, югыйсә, ник туктатмады икән? Үзе озын туннан, шәл белән битен-башын ныклап төренгән, атлый-йөгерә мәктәпкә таба китте.
Безнең өй авыл читендә урнашкан. Елый-елый юлдан йөгерәм. Битемә агып төшеп, күз яшьләрем туңа, чәчләремә кар сыланып катты. Зур асфальт юлдан йөгереп, иске медпункт тирәсенә җиттем дә, шуннан кеше күрмәсен дип, кешеләрдән оялып, тау буйлап кына колхоз гаражлары тезелеп киткән яктан турыга йөгерергә уйладым. Кыш уртасында тау битендә кеше эзе дә, чана эзе дә юк. Шулай кар ерып барам, кулларым туңып, бармакларымны сизмәс булдым. Гаражлардан ерак түгел генә сарык фермасының силос базлары да бар иде. Хәтерләмим, ул тирәгә үк ничек барып чыкканмын? Шул силос базларының өстен генә кар себереп каплаган икән. Кинәт кенә караңгылыкка чумдым. Базга ишелеп төшеп киткәнемне беләм. Карлы балчык өстемә ишелеп төште. Бер мизгелгә барысы да юкка чыкты, бәлки, аңымны җуеп алганмындыр. “Әни! Үләм бит мин!” дип уйлап алдым. Ә яшисе килә! Аякларым каты җиргә тими, каядыр кысылып, эленеп калганмын. Болай да өшеп, хәлсезләнгән кулларым белән бозланып каткан кара туфракны тырнакларым белән тырмаша-тырмаша чокырдан чыктым. Өс-башым карарлык түгел иде. Үзебезнең бакча артыннан үрмәләп диярлек барганымны һәм иске өй ишеген ачып кергәнемне, өйдән биткә җылы һава бәрелгәнен хәтерлим. Калганы төш кебек кенә. Әнинең бераз югалып калган тавыш белән: “Үләсең бит, балакаем”, – дип әйткәне колакка ишетелеп калды. Шул ятудан мин ярты ел урын өстендә булдым. Мәрхүм әбекәй белән әнигә зур рәхмәт. Алар мине яңадан кечкенә бала тәрбияләгәндәй карадылар. Шул кайтып ауганнан соң, туңганлыктан бөтен тәнем пешкән кебек булып шешеп чыккан. Хастаханәгә дә алып барганнар, тик инде булырлык түгел, өегездә үлсен балагыз дип, кире борып кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң әби белән әни үзләре бел
гән ысуллар белән мине дәваларга керешкәннәр. Әбекәй минем баш очына утырып, көн саен ясин да чыга торган булган.
Мин туңып кайткан көнне әти, класска кереп, минем портфелемне һәм киемнәремне укытучыдан сорап алган. Әти мәрхүм тыныч кеше иде, шунда бер сүз дә әйтмәгән. Бәлки, башка балаларның да укыйсылары бар, дип уйлагандыр. Ә укытучыбыз киемнәремне әтигә тоттырган да:
– Әллә ялан өс кайтып киткәнме? – дип, бер генә сорау биргән. Шул ук көнне кичке якта укытучы апа үзе дә өйгә килгән, тик мин ул вакытны хәтерләмим, күрәсең, аңымда булмаганмын. Әни сөйләве буенча, ул әнидән тезләнеп гафу сораган, минем белән алай-болай була калса, үзен төрмәгә утыртачакларын әйткән. Килгәндә шул бала хәлендә (имеш, минем хәлдә) калып карыйм әле дип, шәлемне салып, яланбаш килеш җилгә каршы бардым, биш минут та барып булмады, ничек түзде икән ул өшүгә, дип сөйләгән. Берничә көн ятканнан соң, минем өшегән тәнем тулысынча үлекләп, эрен белән капланган. Мин вакыт-вакыт уянган кебек аңыма килеп алам, әйтерсең лә юештә ятам, шулай дүрт айдан артык тәнем агып ятты. Классташларымның безгә килеп, мине күргәч, караватым тирәсенә басып, елашып торганнарын да томан эчендә кебек кенә хәтерлим. Мин терелеп аякка бассам да, битемдә, тәнемдә тирән яра эзләре калыр дип курыкканнар. Шулай да әбием белән әниемнең борынгы ысуллар белән дәвалавы мине аякка бастырды. Алар минем тәнемә кара ипине ниндидер үлән суларында чылатып ябалар иде, күбрәк үләннәрнеңфайдасы тигәндер. Урынҗир, өстемә ябылган япма – барысы да кайнатып, стерильләштереп үтүкләнгән иде. Яз җитеп, аякка бастым, тик хәлем юк иде. Яңа уку елы якынлашты, бөтен классташларым дүртенче сыйныфка барырга әзерләнде, ә мине, уку программасын ярты ел үзләштермәдең дип, тагын өченче класста утыртып калдырдылар. Ярый, авыр булса да, анысы белән дә тора-бара килештем. Мәктәпкә сумкамны күтәреп әтием илтә иде, минем дәресләр беткәч, тагын килеп ала иде. Чөнки тагын ярты уку елы дәвамында миндә сумка күтәреп йөрерлек тә хәлем булмады.
Безне башлангыч класста укыткан укытучының явызлыгы гына, еллар үтсә дә, төшләремә кереп куркып уяна идем. Дөресен генә әйткәндә, мин аңардан курка идем. Юк кына гаепне табып та ачуланулары, җилтерәтеп алулары, хәтта сугып җибәргән чаклары да бар иде. Аның урта бармагындагы зур йөзеген мәңге онытасым юк, шул йөзек белән башны төя иде, җилкә чокырына батырып, авырттыра иде ул. Хәзер уйлап утырам да, ни өчен шулкадәр явыз булды икән ул, ни өчен без – кечкенә балаларны рәнҗетеп, күңеленә рәхәтлек алды икән. Акча булып та, дәфтәр дефицит вакыт булды. Шуңа карамастан, берәр хата булса, дәфтәрне урталайга умырып, кайтарып җибәргән чаклары да еш була иде.
Без гади колхозчы балалары идек шул. Әтиебез гомере буе тракторда басу-кырлардан кайтып кермәде, әни сарык фермасында эшләде. Шулай да, без дә начар яшәмәдек. Бүгенге көндә бу якты дөньяларны күрә алуым, тормышка чыгып, балалар үстерә алуым белән бәхетле мин.
Индира СӘЙФУЛЛИНА, авылдашым сөйләгәннәрдән язып алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз