Ник сон эле итек житмэде шаукат галиев рисунки
Ул кызык көннәр. (Шәүкәт Галиев)
Балалар өчен Шәүкәт Галиев шигырьләре.
Ул кызык көннәр.
Бозауны башта
Малай саклаган.
Тик вакытында
Алар беркайчан
Өйгә кайтмаган.
«Беттеләр тәмам
Шаярып, азып!»
Дигән дә абзый,
Тәртип булсын дип,
Каккан нык казык.
Казыкны йолкып,
Мунчакны чөеп,
Әй киткән бозау,
Киткән уйнаклап,
Чирәмдә биеп!
— Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга тешеп тора.
Авылча, бабайча ял…
Авылда торып китим,
Тазарып, ныгып китим,
Спорт яратам бит мин!
Алып кайттым шәһәрдән
Бадминтонны, теннисны,
Эспандерны, гантельне
Һәм ике потлы герне!
Тавыклар көлә…
Үрдәк йөзә белә,
Казлар йөзә белә.
Сыер йөзә генә!
Сарык йөзә генә…
Ат та йөзә белә,
Эт тә йөзә белә!
Мәче йөзә белә!
Ничек шулай булган,
Ничек бар да белгән,
Ничек белеп туган?
Белмим икән бер мин,
Тик мин генә белмим,
Ярда гына йөрим…
Минем арттан кыр-р-кыр-р
Тавык җырлап килә.
Үзе йөзә белми,
Үзе миннән көлә!…
Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!
Карый торгач каралган,
Тәмам зиһен таралган
Төш узганда кич булган,
Инде сәгать биш булган!
Дуслык балы
Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!»— дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!
Мин үзем тик утырам,
Әйләнә бөтен дөньям,
Әйләнә бөтен дөньям.
Әйләнә бөтен деньям,
Тотынып кына торам.
Бугай.
Басуга чыкты бабай,
Кулына алды курай,
Кушылды аңа тургай.
Уйнап торгачтын шулай
Тургайга уңай бугай…
Вәли сөйләде болай:
Басуга чыктым, малай,
Алдым кулыма тургай,
Кушылды аңа курай.
Ник көләсең? Нәкъ шулай!
Нәкъ шулай иде бугай…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәүкәт Галиев шигырьләре
— Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.
Әбидә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга тешеп тора.
Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!
Карый торгач каралган,
Тәмам зиһен таралган
Төш узганда кич булган,
Инде сәгать биш булган!
Бугай.
Басуга чыкты бабай,
Кулына алды курай,
Кушылды аңа тургай.
Уйнап торгачтын шулай
Тургайга уңай бугай…
Вәли сөйләде болай:
Басуга чыктым, малай,
Алдым кулыма тургай,
Кушылды аңа курай.
Ник көләсең? Нәкъ шулай!
Нәкъ шулай иде бугай…
Алчәчәк бар бакчада
Ландыш та бар бакчада
Ләлә дә бар бакчада
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.
Син дә шулай карыйсыңмы,
Мин күргәнне күрәмсең—
Әнә Аккош һәм Каракош,
Әнә Козгын, Күгәрчен.
Көлтәне дә, Еланны да
Күрәм күкнең түрендә,
Бар Жираф та, Арыслан да,
Бар Куян да, Бүре дә!
Күрәсең Мичне һәм Кызны,
Күрәсең тагын Йөкчедән
Бер читкә качкан Атны.
Әллә һаман ышанмыйсың,
Әллә һаман көләсең?
Бу бит — йолдыз исемнәре,
Күктә шуны күрәсең!
Презентация для классного часа :Шаукат Галиев»
Онлайн-конференция
«Современная профориентация педагогов
и родителей, перспективы рынка труда
и особенности личности подростка»
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Описание презентации по отдельным слайдам:
Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиев
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (тулы исеме: Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килгәнлектән, яшьтән үк хезмәткә тартыла.
Гаилә рәсеме Әтисе Галиулла, әнисе Бибихәлимә, сеңлесе Наҗия һәм Шәүкәт (1940нчы ел)
1943 нче елда Олы Бакырчыда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм Карамасар, Сатмыш, Мөрәле, Имәлле урманнарында урман кисүчеләр бригадиры, соңрак 1945—1949 нчы елларда СССР Азык-төлек әзерләү министрлыгының Кайбыч район бүлекчәсендә статист, финанслар буенча хисаплау эшләре мөдире булып эшли.
Олы Кайбыч урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Соңгы рәттә сул почмакта — Шәүкәт Һидиятуллин (1940нчы ел)
1949 нчы елның мартында аны «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы редакциясенә җаваплы сәркатиб итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.
Район газетасында эшли башлаган вакыты 21 яшь (1949нчы ел)
1953 нче елның көзендә Ш. Галиев Казанга килә һәм алты ел буена юмор-сатира журналы «Чаян» идарәсендә әүвәл гади әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли.
«Чаян» журналында эшләгән еллар
Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 нчы елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.
Сибгат Хәким шәкертләре белән Беренче рәттә: Х.Камал, С.Хәким; икенче рәттә: Ш.Галиев, И.Юзеев, Г.Афзал (1958нче ел)
1959—1961 нче елларда исә Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 нче елның ахырына кадәр, профессиональ язучы сыйфатында, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
1971—1984 нче елларда Шәүкәт Галиев Казанда Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.
1962 нче елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзер Ш. Галиев — балаларга адресланган өч дистәдән артык китап авторы.
Олы Бакырчыдагы иҗат йортында Шәвәли белән
Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 нче елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары’ өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, ә 1980 нче елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул 1982 нче елгы Халыкара бүләк — Г.Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом белән бүләкләнде.
Сергей Михалков Шәүкәт Галиевкә Х.К.Андерсен исемендәге Почетлы диплом тапшыра (1983нче ел)
Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Иҗаты безнең чор балаларының әдәби теле, туган телебез мәктәбенә әверелде инде. Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора. Бу иҗат – буыннан буынга, гомердән гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат. Хәсән Туфан, 1972 нче ел
Хәсән Туфан белән Иделдә (1963нче ел)
Һади Такташның туган авылы Сыркыды сәхнәсендә (1971нче ел)
Муса Җәлил гаиләсе белән очрашу (1981нче ел)
Шәүкәт Галиев – балалар поэзиясендә үз мәктәбен тудырган шигырь остасы. Башка халыклар да аңларлык итеп әйтсәк, маэстро! Аның һәр сүзендә һәм чыгышында балалар әдәбияты, балалар өчен язучы яшьләр искә алына. Балалар әдәбияты – аның шатлыгы да, борчуы да. Роберт Миңнуллин, 1983 нче ел
Укучылар белән очрашу вакытында (1982нче ел)
Кайчакта мин Шәүкәтне өч кеше итеп күз алдыма китерәм. Беренчесе – кыска формада зур фикерле, уйландыра торган, үзеннән-үзе җыр сораган шигырьләр язучы уйчан, моңлы Шәүкәт; икенчесе – үзенең геройларын йомшак җәеп катыга утыртучы изге ниятле усал Шәүкәт һәм, ниһаять, балаларның шаян табигатен һич тә ясамыйча-нитмичә бирә белгән шаян Шәүкәт. Илдар Юзеев, 1970 нче ел
«Сабантуй» газетасы редакциясенә телевидение килгәч (1997нче ел)
Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 нче елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле дәрәҗәгә лаек булды. Ул шулай ук А.П.Гайдар билгесе (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге (1996), «Почет Билгесе» ордены (1978), «Хезмәттәге батырлык өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» (1993), «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнде.
Президентыбыз М.Ш.Шәймиев белән очрашуда
Ш. Галиев — әдәби һәм иҗтимагый тормышка актив катнашучы әдипләрдән. Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе җитәкчесе булып эшләде, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комитетында әгъза булып торды. Заманында СССР язучыларының Өченче (1959), Бишенче (1971), Җиденче (1981) съездларында, Россия Федерациясе язучыларының Дүртенче (1975) съездында делегат булып катнашты, 1975 нче елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район Советына депутат итеп сайланды. Ш.Галиев — 1958 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Күңелле минутлар Әнисе Хәлимә, тормыш иптәше Фәридә, улы Җәүдәт белән (1964нче ел)
Шәүкәт Галиев тормыш иптәше Фәридә ханым белән 2009нчы ел 1959нчы ел
Гаилә бергә җыелгач
Шәүкәт Галиевкә 80 яшь
Викторина 1. Шагыйрьнең туган көне, ае, елы. 20нче ноябрь, 1928нче ел. 2. Шагыйрь чыгышы белән нинди гаиләдән? Игенче гаиләсеннән. 3. Ш.Галиев Бөек Ватан сугышында катнашканмы? Юк. 4. 1949нчы елда Ш.Галиевне Кайбыч районында нинди исемдәге газетага сәркатиб итеп билгелиләр? “Колхоз бригадасы”. 5. Шагыйрь ничәнче елда Казанга килә? 1953нче елда. 6. Ничәнче елдан бары тик әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә? 1971нче елдан. 7. Шагыйрьнең беренче шигъри җыентыклары ничәнче елда басылып чыга? 1950нче елда.
Викторина 8. Ш.Галиевнең юмор, сатира әсәрләре авторы буларак, нинди җыентыклары бар? “Уены-чыны бергә”, “Көлке бүлмәсе”, “Шалт, Мөхәммәтҗан”. 9. Махсус балаларга багышланган беренче җыентыгының исеме ничек? “Камырша”. 10. Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен, “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин мәргән”шигырь җыентыклары өчен, татар балалар язучыларыннан нинди исем бирелә? 1972нче елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге. 11. Шагыйрь тагын нинди бүләк иясе? Г.Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом иясе. 12. Балалар газеталарыннан кайсыларында эшли? “Сабантуй”, “Сабыйга”. 13. Ш.Галиевнең төп герое кайда яши? “Сабантуй” газетасы төп йорты.
Курс повышения квалификации
Охрана труда
Курс профессиональной переподготовки
Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе
Курс профессиональной переподготовки
Охрана труда
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Номер материала: ДБ-1406709
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Учителям предлагают 1,5 миллиона рублей за переезд в Златоуст
Время чтения: 1 минута
В МГПУ сформулировали новые принципы повышения квалификации
Время чтения: 4 минуты
Путин поручил не считать выплаты за классное руководство в средней зарплате
Время чтения: 1 минута
В Москве новогодние утренники в школах и детсадах пройдут без родителей
Время чтения: 1 минута
В Оренбурге школьников переведут на дистанционное обучение с 9 декабря
Время чтения: 1 минута
ВПР для школьников в 2022 году пройдут весной
Время чтения: 1 минута
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Литературно- музыкальный вечер, посвященный юбилею Шауката Галиева
Онлайн-конференция
«Современная профориентация педагогов
и родителей, перспективы рынка труда
и особенности личности подростка»
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Описание презентации по отдельным слайдам:
«Шигъри теле һаман былбыл булып сайрый …» Шәүкәт Галиевның 85 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә
Шәүкәт Галиев Татарстанның халык шагыйре
Шәүкәт Галиев турында Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа.
Шәүкәт Галиев классташлары белән. 1940 ел
Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә беренче шигъри җыентыклары илленче еллар башында басылып чыга.
Шәүкәт Галиевның район газетасында эшли башлаган вакыты.
Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла
1962 елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыга.
Бик әүвәлге заманда Бакырчыда, Казанда Яшәгән ди бер абый, Һәм яши ди бер абый, Үзе абый,үзе сабый, Дөньяга ул Шигырь аша карый. Һәр баланы җайлый, Һәркем аны таный, Шигъри теле һаман Былбыл булып сайрый. Ул – Шәвәли Гали.
Мин — Шәвәли, Шук малай, Үткен малай, Ут малай! Мин бик уңган, Өлгер мин, Юк-бар белән Көлдермим! Бик тапкыр мин, Җыйнак мин, Мин, мин бик, Тыйнак мин! Шәвәли китабы
Ш. Галиев сүзләре Ф. Якупов көе “Бииләр итек, читекләр” җыры
Мин — Шәвәли, Шук малай, Үткен малай, Ут малай! Мин бик уңган, Өлгер мин, Юк-бар белән Көлдермим! Бик тапкыр мин, Җыйнак мин, Мин, мин бик, Тыйнак мин! Шәвәли китабы
1972 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде
1982 елда халыкара бүләккә – Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды
1995 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде
“Мактау билгесе” ордены лауреаты 1996 елдан А. Алиш исемендәге бүләк лауреаты
Балаларның яраткан язучысы
Курс повышения квалификации
Охрана труда
Курс профессиональной переподготовки
Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе
Курс профессиональной переподготовки
Охрана труда
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Номер материала: ДВ-052802
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Школьники из Москвы выступят на Международной олимпиаде мегаполисов
Время чтения: 3 минуты
Учителям предлагают 1,5 миллиона рублей за переезд в Златоуст
Время чтения: 1 минута
Минпросвещения намерено расширить программу ускоренного обучения рабочим профессиям
Время чтения: 2 минуты
В МГПУ сформулировали новые принципы повышения квалификации
Время чтения: 4 минуты
Путин поручил не считать выплаты за классное руководство в средней зарплате
Время чтения: 1 минута
ВПР для школьников в 2022 году пройдут весной
Время чтения: 1 минута
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Камырша
Шәүкәт Галиевның танылган шигыре.
Кем күрсә дә шаккатыр,
Шаккатыр, тел шартлатыр:
Батырга чыгар, үскәч,
Барсын да егар, үскәч!
— Һәй, таза да соң Тимерша,
Әй, куллары, әй, мускул!
Безнең мускул мускулмыни,
Мускул түгел ул, мыскыл.
Көчле булгач шулчаклы,
Гайрәт чәчсә дә хаклы:
— Чәнчә бармак белән төртсәм,
Төртмичә дә аударам, ди,
Сабир кебек җәфаны!
Көч түкмәскә тырыша.
Башкалар утын вата,
— Беләкләрем дә тимер, ди,
Исемем дә Тимер, ди;
Балта тотсам, пычкы тартсам,
Кулымда көч кимер, ди.
Көч сакларга тырыша.
Иптәшләре кар көри,
Тимерша читтә йөри: —
Нигә миңа куәтемне
Мондый эшкә вакларга?
Булыр әле сабан туйда
Шаккатырган чаклар да!
Бөгелми дә Тимерша,
Көч сакларга тырыша.
Язга чыккач, балалар
Ә Тимерша беләкләрен
Бер бөгә, бер турайта, —
Кырын яткан килеш кенә
Чыгып йөрми Тимерша,
Язгы чәчүләр бетте,
Сабан туйлары җитте.
Сөлге бәйли дә биленә,
Эшләп йөргән малайларның
Батыр калыр Тимерша,
Бүләк алыр Тимерша!
Чү, бу ни хәл, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Төш шикелле Тимершаны
Күтәреп алды Сабир,
Туп шикелле итеп кенә
Китереп салды Сабир!
Бөтен кеше шаккатты,
Шаккатты, тел шартлатты.
Кулларын тотып карасак,
Мөмкин түгел танырга —
Әйләнгән ич камырга!
Бигрәк йомшак мускул бу,
Мускул түгел, мыскыл бу!
Әй Тимерша, Тимерша,
Син бит хәзер Камырша!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз