Намаздан сон телэклэр телэу
Намаздан соң түбәндәге догалар укыла
Әллаһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс – сәләәм, тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли вәл-икрам.
Галәә рәәсүлинә салаваат.
(Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли сәййидинәә Мүһәммәд). Эчтән укыла.
Субхәәнәллаһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр ләә хәүлә вә ләә куввәтә иләә билләһил-галиййил-газыйиим. Мәә шәә-аллаһү кәәнә вә мәә ләм йәшәэ ләм йәкүн.
“Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир – рахим”, — дигәннән соң, “Аятел Көрси” укыла.Соңыннан түбәндәге тәсбихләр әйтелә:
ТӘСБИХЛӘР | ТӘФСИРЛӘРЕ |
---|---|
СүбхәәнАллаһ(33 мәртәбә) | Аллаһ Тәгаләгә дан! |
Әл-хәмдү лилләәһ(33 мәртәбә) | Аллаһ Тәгаләгә мактаулар! |
Аллааһү әкбәр(33 яки 34 мәртәбә) | Аллаһ Тәгалә Бөйөк! |
Аллааһү әкбәр. Ләә иләәһә иллә-ллаһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир.
Намаздан соң укыла торган дога:
Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир – рахим!
Рахмән һәм Рахим сыйфатлы Аллаһ исеме белән башлыйм.
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка дан! Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәдне(саллаллаһу галәйһи вә сәллам), Аның гаиләсен һәм Аңа ияргән сәхәбәләрне сәләмлимен.
Тик Аллаһны гына без данлыйбыз, Аннан гына ярдәм, саклау һәм ярлыкау сорыйбыз. Бары тик Ул-ярлыкаучы һәм Ул гына үзенә чын күңелдән ышанганнарны җавап көнендә яклар.
И, Аллаһ! Камил булмасалар да, безнең гыйбадәтләребезне һәм ялваруларыбызны кабул ит!
И, Аллаһ! Кылган гөнаһларыбызны гафу ит, ярлыка, безне тәмугъ утыннан сакла, оҗмахка алып кер!
И, Аллаһ! Безне кәферлектән, мәҗүсилектән, хәерчелектән һәм теге теге дөнья газапларыннан сакла!
(Бу вакытта үзебезгә кирәкле нәрсәләрне сорап,Аллаһка үтенәбез).
И, Аллаһ! Җавап көнендә мине, әти-әниемне һәм барлык мөселманнарны мәрхәмәтеннән ташлама! И, Рахмән һәм Рахим сыйфатлы Аллаһ!
Әмиин!Әмиин! И, Аллаһ Тәгаләм! Догамны кире какма, кабул кыл!
Намаздан соң укыла торган тәсбих һәм дога
Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ
Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.
Аятел Көрси
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ
وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ
بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ
عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ
يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:
Тәсбих догасы
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا
وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا
اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا
اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ
Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.
Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә.
Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ.
Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин.
Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.
Намаздан сон телэклэр телэу
Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.
«Фатиха» сүрәсен укырга:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».
«Ихләс» сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»
«Фәләкъ» сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде»
«Ән-Нәс» сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс.»
ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.»
(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).
Коръән укылганнан соң дога кылу үрнәге
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде.
Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыздан хасил булган әҗер вә савапларны фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән иң камил кеше, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, безне бәхетле булырга өйрәткән сөекле Рәсүлең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һәвадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештерсәң иде. Шулай ук безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, (шул исәптән, догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландырсаң иде.
Йа, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.
Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.
Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.
Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.
Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.
Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Намаздан сон телэклэр телэу
Войти
Авторизуясь в LiveJournal с помощью стороннего сервиса вы принимаете условия Пользовательского соглашения LiveJournal
Ислам догалары: Мәҗлестәге багышлау һәм теләкләр тексты (татарча, татар телендә)
Иләһи багышладым Раббым үзеңнең ризалыгың өчен, ошбу укылмыш каләм Шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны хата кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) рух Шәрифләренә багышладым.
Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Хава радыаллаһу гәнһеләренең рухлары Шәрифләренә багышладым.
Һәм дә атабыз Адәм гәләйһиссәләмнән алып хәзергә көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәребезнең, барча габитләребезнең, барча заһитләребезнең, барча остазларыбызның, барча мәшаихларыбызның һәм барча тәбгы тәбигыйннарыбыз һәм дә барча 7 буын әби бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Ахирәттә иман өчен кабердә юлдаш өчен, мәхшәр көнендә, өстендә күләгә булыр өчен, мизанда изге гамәлләрен авыр кылмак өчен, сыйрат күперен кичкәндә җитәкче булмак өчен, оҗмахта Аллаһы тәгаләнең дидарынын күрмәк өчен багышладым.
Раббым. Шушы йорттан дога өмет иткән җәмигы әрвахларның рухларын шат кылып, кабер газапларын күтәрсәң иде, каберләрен нурландырып безләрдән разый булып бәндәчелек белән ялгышып, кылган гөнаһларын ярлыка, шушы йортның хуҗаларыннан разый кыл.
Йә, Раббым! Бу йортка хәерле бәрәкәт бир, әҗәлләренә сабырлык, авыруларына шифа, бәхетсезләргә бәхет, тәүфыйксызларга тәүфыйк бир. Өйләнгән баларының ике арасына өлфәт мәхәббәт биреп тигезлек саулык, сәламәтлек, татулык белән олыларны хөрмәтләп, кечеләргә шәфкать итеп яшәргә насыйп ит, аларны туры юлга ислам юлына күндер. Бәлә казалалардан хәвеф хәтәрләрдән, күзгә күренер күренмәс афәтләрдән. хагыннан-нахагыннан Үзең сакла. Рәхмәт фәрештәләреңне юлдаш кыл. Булган йорт җирләребезне малларыбызны Үзең сакла. Балаларыбызга бәхет, тәүфыйк бир. Олыгайган көннәребездә үзебезгә игелекле, куанычлы балалар булып, вафатыбыздан соң дога кылучылардан кыл. Балигъ булган балаларыбызга ислам диненнән булган, үзебездән яхшы бәндә насыйп ит.
Шушы мәҗлескә ерактан вә якыннан килеп үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп догага кул күтәреп «Әмин» диеп утырган мөэмин-мөэминнәрәләрнең дога өмет иткән җәмиг әрвахларының әби-бабалары, әти-әниләре, кайната-кайнаналары рухларына багышладым, рухлары шат булсын; Гөнаһларын гафу кыл, яткан җирләре нур булсын, урыннары җәннәттә булсын, караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын, сират күперен кичкәндә яшен тизлегендә үтәргә, үзең вәгъдә кылган җәннәтләреңә керергә насыйп кыл. Кыямәт мәхшәр мәйданында, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафлардан биреп, хәлләребезне күркәм кыл, мизаннарда яхшы гамәлләребез авыр килсен. Сусаган чакларда кәүсәр чишмәсеннән сулар эчәргә, җәннәт нигъмәтләре белән нигъмәтләнергә насыйп ит.
Йә, Раббым! Һәммәбезгә дә ике дөнья рәхәте бир! Хәләл ризыкларыңны тутырып, кимемәс итеп бир. хәрәмнәрдән ерак кыл. Бер Аллам хидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, үзең кушканнарны эшләргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп кыл.
Вафат вакытыбыз килеп җиткәч, җиңел хаста, ансат үлемне насыйп ит. Үзең вәгъдә иткән җәннәтеңне күреп «Лә иләһе илләллаһү мөхәммәдәр рәсүлүллаһ» иман кәлимәсен әйтеп, әманәт җаннарыбызны җиңеллек белән тапшырырга насыйп ит. Дөнья ахирәт, ачлык-ялангачлык, хурлык рисваеннан, ут газабыннан сакласаң иде. Сакланырга көч куәт бирсәң иде.
Йә, Раббым. Миңа тапшырдылар укырга, мин укыдым син кабул кыл. кабул итү синең сыйфатың, синең әйткән вәгъдәң бар бит — «Сорагыз, мин кабул итәрмен», әйткән вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың бит, мәрхәмәтле рәхимле бит Раббым син.
Вә саллаллаһү галә Мөхәммәд вә галә әлиһи вә сахбиһи вә сәлләм. Вә әхыйру дугъаи әнил хәмдүлилләһи Раббил галәмин. Әмин.
молитвы, ислам, тексты на татарском языке, пожелания, мусульманство, посвящение, посвящения